Әдәби – музыкаль сәгать «Шигырьдән – милли көйгә»
11:50 02.04.2026 16+
Әдәби – музыкаль сәгать «Шигырьдән – милли көйгә»
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Шигырьдән – милли көйгә» дип исемләнгән әдәби – музыкаль сәгать узды.
Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирде. Балалар «Шүрәле» балетына язылган көйне, «Милли моңнар» шигыренә иҗат ителгән «Әллүки» җырын тыңладылар.
Китапханәче балаларга «Милли моңнар - Национальные мелодии» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь 1909 елда иҗат ителеп, «Халык әдәбияты» китабында урын алган.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.